Татарстанда инвалидлар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча Кайнар линия эшли башлады
Инвалидлар декадасы уңаеннан 16 ноябрьдән 25 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында Татарстанда инвалидлар хокуклары мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләячәк. Бу хакта ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.